Яз җитте – байбаклар уянды!

2023 елның 24 марты, җомга

Республикада көннәр җылына, һәм беренче байбаклар да, язның килүен тоеп, уяна башладылар.

Аларны Чирмешән гомуми файдаланудагы аучылык биләмәсендә һәм Лениногорск районының Иске Кувак авылыннан ерак түгел күргәннәр. Байбаклар 7 ай буе кышкы йокыда иделәр.

Уянганнан соң беренче көннәрдә хайваннар бик сак әле. Алар барысы да яхшымы, куркыныч юкмы икәнен тикшерәчәкләр. Шуннан соң алар чыга һәм, чакырылмаган һәр кунак чит территориягә керүен белсен өчен, яңа тамгалар калдырып, үз биләмәләрен тикшерә башлыйлар. Берникадәр вакыттан соң алар өннәренә өстәмә керү юлларын яңарта башлыйлар һәм җир асты юлларыннан чүп-чар чыгаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International