Вологдада «Балык хуҗалыгының төбәк аспектлары» Төбәкара симпозиумы узды. Симпозиумда балык хуҗалыгы тармагының көнүзәк мәсьәләләре тикшерелде.
Республиканың су биологик ресурсларын саклау эшендә махсус саклана торган табигый территорияләр институты турында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләде.
«Республика территориясендә барлык махсус саклана торган табигый территорияләрнең 40 % ы су территорияләренә туры килә. Аларның 65 е табигать һәйкәле һәм 13 е дәүләт заказнигы статусына ия, алар балык һәм су ресурсларын саклауга юнәлдерелгән. Аларның акваторияләренең гомуми мәйданы 140 мең гектардан артып китә», – диде ул.
Чыгыш барышында ул тыңлаучыларның игътибарын су заказниклары территориясендә күзәтчелек эшчәнлеген оештыруга юнәлтте.
«Аларның иң мөһимнәре – «Идел киңлекләре», «Чөгә үрчетү урыны» һәм «Мишә елгасы тамагы» заказниклары», – диде ул.
Чыгыш ахырында ул хезмәткәрләрнең эшчәнлеге күзәтчелек функцияләре белән генә чикләнмәгәнлеген, ә үсеп килүче буын белән экологик агарту эшчәнлеге дә алып барылуын билгеләп үтте.