Каникулны файдалы итеп уздыру: Зәй укучылары шәһәр паркында кошлар өчен 40 «экоотель» ачтылар

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Зәй укучылары язгы каникул вакытында өйләрендә компьютер һәм телевизор янында гына утырмыйлар. Алар буш вакытларын ачык һавада үткәрәләр. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Зәй районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре белән бергә «Кошларга – сыерчык оясы» акциясе кысаларында шәһәр халкының яраткан ял итү урыннарының берсе – Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркында сыерчык оялары урнаштыралар Монда тагын да күбрәк кошлар килсен өчен, алар 40 оя куйганнар.

«Кошлар өчен оя ясау авыр түгел. Сыерчык оясын, дәресләрдән соң мәктәптә калып, мин үзем ясадым. Аны төзегәндә, тигез чыксын өчен, дөрес математик исәпләүләр үткәрү мөһим. Бу йортта сыерчыклар оя кора һәм балалар чыгара ала», – дип сөйләде 7 нче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучысы Әмир Закиров.

Оялар урнаштырганда, балалар өлкәннәргә баскычны агачтан агачка күчерергә ярдәм иткән, бер генә кош та оясыз калмасын дип тырышканнар.

«Быел килгән кошларны яңа сыерчык оялары белән каршы алабыз. Мондый акцияләрдә һәрвакыт беренче булып нәкъ менә мәктәп укучылары катнаша. Киләчәктә бу безнең районның яхшы гадәтенә әверелер дип өметләнәм», – дип билгеләп үтә ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Әдиб Габдрахимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International