Буада Ивашов исемендәге паркта сыерчык оялары яңа хуҗаларын көтә

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Яз һәм җылы көннәрҗитү белән республикага әкренләп күчмә кошлар кайта. Туган якларга кайткач, кошлар, уңайлы оялар табып урнаша алсын, балалар чыгарып, аларны туендырсын һәм көзгә кадәр буалыларны сайраулары белән сөендерсен өчен, «Зөя буйлары» заказнигы хезмәткәрләре «Мулланур Вахитов исемендәге гимназия» укучылары белән бергә В.Г. Ивашов исемендәге паркта сыерчык оялары урнаштырдылар.

«Яңа сыерчык оялары бүләк итү – язгы яхшы гадәт. Җылы көннәр җитүен көтәбез, бергәләп канатлы дуслар өчен ояларны элеп куярга балаларны чакырачакбыз», – дип билгеләп үтә заказник белгече Николай Белов.

Аеруча саклана торган табигый территориянең урман массивында балалар кошлар өчен 20 оя элделәр.

«Без табигатьне, хайваннарны, кошларны бик яратабыз, һәм мондый чараларның мөһимлеген аңлыйбыз. Кошлар тормышы турында безгә биология дәресләрендә сөйләделәр, бүген барысын да үз күзләребез белән күрү мөмкинлеге туды. Кошлар өчен оялар ясап кую безнең гаилә традициясенә әверелергә мөмкин», – ди мәктәп укучылары.

Чара ахырында балалар, узган елгы яфрак калдыкларын җыеп, тирә-якны тәртипкә китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International