ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ел саен башкарыла торган сулыклардан браконьерларның ятьмәләрен алу эше дәвам итәләр.
Шундый рейдларның берсе Ютазы районында «Ык» елгасы төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә узды.
«Һәр ташланган ятьмә тискәре йогынты ясый. Ул шулай ук балык тота, беркая да китми», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Бөгелмә районы буенча районара бүлеге башлыгы Тимур Гыйниятуллин.
Күзәтчелек чаралары барышында сулык төбендә 400 метр чамасы ятьмә табылган һәм тартып алынган. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә.