Язгы пейзаж һәм бөтен тирәлектә яңгыраган кошлар сайравы... «Колосок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне «Озын Алан» дәүләт табигать заказнигы нәкъ менә шундый хозурлыгы белән гаҗәпләндерде.
Заказник хезмәткәрләре балаларга заказникның табигый уникальлеге – аның территориясендә үскән агачлар һәм үсемлекләр турында сөйләделәр.
«Без районның балалар бакчалары һәм мәктәпләре белән уртак экологик-агарту эше алып барабыз, бергәләп заказникта яшәүчеләрне күзәтәбез һәм өйрәнәбез. Анда теләгән һәркем керә һәм матурлыгына соклана ала», – ди заказник белгече Виталий Китаев.
Экскурсия барышында балалар экологик сукмаклардан гына йөреп калмадылар, ә белгечләрнең эш шартлары, аларның табигый байлыкларны саклау буенча планнары белән дә таныша алдылар.
Табигатькә сәяхәт – һәрчак балалар өчен яңа ачыш ул. Менә бу юлы да Молоствовлар имениесе йорты (элекке Тәтеш өяз дворянлыгы җитәкчеләре) аларның тарихи кызыксынуын уятты. Чара ахырында алар өлкәннәр белән бергә зур карагай аллеясы территориясен вак ботаклардан һәм күркәләрдән арындырдылар.