Апрельдән июльгә кадәр кошларда үрчем-ояда утыру чоры була. Кошлар бала чыгара. Җылы яклардан кайткач, парлаша башлыйлар һәм бала чыгарырга әзерләнәләр.
Кошлар ояда утырганда, кеше аларның дошманына әйләнергә мөмкин. Урман аланында гадәти генә ял итү дә төзәтеп булмый торган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Шау-шулы күршеләре яшь кош гаиләсенә һәм яңа туган балаларына комачаулый. Артык борчылу кайвакыт кайбер төр кошларның оя корудан баш тартуына да сәбәп була. Кошлар бала чыгарырга утырганда яки ашатканда, шау-шу аркасында алар куркып, оядан очып китәргә һәм кире кайтмаска мөмкин.
Кош балаларының үлемендә гаепле булмас өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре түбәндәге кагыйдәләрне үтәүне сорыйлар: