ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигатькә, аеруча саклана торган табигый территорияләргә сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү, су объектларының торышын яхшырту, шулай ук халыкның экологик культурасын тәрбияләү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан дәүләт табигать тыюлыкларында һәм табигать һәйкәлләрендә экскурсияләр һәм өмәләр оештырыла.
Шундыйларның берсе «Казансу елгасы» табигать һәйкәле территориясендә узды. «Чулпан» заказнигы хезмәткәрләре казанлыларның яраткан ял итү урынын чистарттылар. Алар аны коры-сарыдан, яфраклардан һәм чүп-чардан арындырдылар, шулай ук территорияне төзекләндерү буенча эшләр башкардылар.
«Мондый акцияләр үткәрү безнең өчен яхшы традициягә әверелә бара. Узган ел без шулай ук «Рус-мари Кавалы күле» табигать һәйкәлен җыештырдык. Мондый мөһим территорияләрне тәртипкә китереп, без республикабызны гына чистартып калмыйбыз, ә экологик мирасны саклауга да ярдәм итәбез», – ди «Чулпан» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Дамир Фатыйхов.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкны республикабызның табигый байлыгына сакчыл карарга чакыра. Саф һавада үткәргән әлеге вакыт эчендә алар 6 зур капчык чүп-чар җыйдылар.