Уку агымдагы елның декларация кампаниясе кысаларында узды.
Семинарда Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Ольга Мельник, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Юрий Матвеев, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Ришвәтчелеккә каршы тору өлкәсендәге законнарның төп үзгәрешләре турында Ольга Мельник сөйләде. Чыгыш барышында ул җыелганнарның игътибарын керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләрне тутыруда җибәрелгән төп хаталарга юнәлтте.
«Төп хаталарның берсе – вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие түләү турында мәгълүмат бирмәү. Моннан тыш, дәүләт хезмәткәрләре декларациядә хисаплар булу һәм милек характерындагы вакытлы йөкләмәләр турында мәгълүмат күрсәтергә оныталар», – диде ул.
Ахырда спикер семинарда катнашучыларга каршылыкны булдырмау һәм җайга салу, дәүләт граждан хезмәте белән бәйле мәнфәгатьләрне тыю һәм чикләү буенча чаралар күрү кирәклеге турында искәртте.