Татарстанда «Уылдык чәчү» операциясе башлана

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2023» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен тыелган сроклар агымдагы елда 5 июньгә кадәр билгеләнгән. Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International