Әгерҗе районында Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган кошларның яшәү урыннары табылган

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Кичке Таң заказнигы территориясендә кулик-саескан һәм кара башлы хохотунны күргәннәр. Сирәк очрый торган кошларны оя кору урыннарында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре территорияне тикшерү барышында очраткан.

 

Кулик-саескан – Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән күчмә һәм оя коручы кошлар төре. Табигатьтә аны апрель уртасыннан сентябрьгә кадәр очратырга мөмкин. Яратып оя кора торган урыннары – уртача һәм эре елгаларның комлы җирләре.

 

Яхшы йөзә һәм суга чума ала. Август башыннан зур елгалар үзәннәре буйлап көньякка күченә башлый. Әгерҗе, Азнакай, Апас, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лениногорск, Түбән Кама һәм Чистай районнарында да булуы билгеләнә.

Ә кара башлы хохотун – оя коручы күчмә төр, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән. Табигатьтә яхшы танылган бу зур акчарлак апрельдән октябрьгә кадәр очрый. Яраткан яшәү урыннары – сусаклагычларның вак сулы киң участоклары. Аны Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларына тоташкан барлык районнарда – Лаеш, Спас, Яшел Үзән, Түбән Кама, шулай ук Биектау районнарында күрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International