Безнең көндәлек тормышыбызда экологик белем бирү һәм гражданнарның экологик культурасын тәрбияләү системасына игътибар арта бара. Һәм бу сүзләрдә генә түгел, ә үсеп килүче буынның чын гамәлләрендә дә чагылуын күрү рәхәт.
Шундый гамәлләрнең берсе –Лениногорск шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучы Андрей Панакшинның эше. Ул үрдәкләргә йортны 11 сыйныф өчен шәхси проект башкару буларак ясаган. Әлеге идеяне аңа мәктәп китапханәчесе, шәхси проект буенча укытучы Светлана Вәлиева тәкъдим итә.
Апрельдән июльгә кадәр кошларда үрчем – ояда утыру чоры була. Кошлар бала чыгарырга – токым калдырырга әзерләнә. Бу вакытта аларның яшәү урыннары табигать көйсезлекләренә һәм башка кошлар һәм хайваннар һөҗүмнәренә дучар була. Моны булдырмас өчен, без әтиебез белән, кошлар тормышына куркыныч янамаслык, тыныч кына яши алырлык йорт төзергә булдык. Аны төзү эшләре ике атна тирәсе дәвам итте», – дип сөйли ул.
Хәзер йорт шәһәрнең Дан аллеясы янындагы буада урнаштырылган. Әлеге йорт яныннан йөзләгән кеше уза. Алар үрдәкләрнең йөзүен күзәтәләр. Анда 300 ләп кош яши.
Егет мәгълүмати куркынычсызлык юнәлеше буенча укырга керергә планлаштыра. Әмма моңа да карамастан, ул, хобби буларак, экопроектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә тели.