ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүгенге көннән республикада дала байбагының санын исәпкә алу башлана. Ул 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Аучылар аларның санын яшәү урыннары буенча билгеләргә тиеш. Башта белгечләр карта-схемада хайваннарның яшәү урыннары чикләрен билгелиләр һәм тамгалыйлар, ә аннары олы хайваннарны һәм балаларын исәпкә алалар.
Узган ел үткәрелгән исәп-хисап нәтиҗәләре буенча республикада байбаклар саны 18 225 баш тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, хайваннар саны 14 % ка арткан. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан байбакларны уңышлы үрчетү һәм аларның санын арттыру өчен шартлар тудыру буенча чаралар күрелә.
Аларның төп яшәү тирәлеге – республиканың көньяк-көнчыгышы. Байбакларның иң зур колонияләре Лениногорск, Баулы һәм Ютазы районнарында урнашкан. Шулай ук Буа районында «Яңа Тинчәле сөркә колониясе» һәм «Үтинкә сөркә (байбак) колониясе» кебек төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләрендә аларның тарихи колонияләре бар.