Шәһәр чикләрендә урнашкан тыюлыкларның матурлыгы үз территорияләренә күп санлы шәһәр халкын, кунакларны һәм туристларны җәлеп итә. Шуңа күрә бу территорияләр заказник администрацияләренең даими һәм җентекле игътибары объекты булып тора. Рейдларның берсе «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать заказнигы территориясендә узды.
«Табигатьтән законсыз файдалануның күпчелек фактлары рейдлар һәм карап чыгулар үткәргәндә ачыклана. Әлеге чаралар беренче чиратта табигатьне саклау законнарын бозуны булдырмауга юнәлдерелгән. Сак режимын бозуга юл куймас өчен, территорияләргә килүчеләр белән әңгәмәләр үткәрелә», – дип билгеләп үтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биологик төрлелек бүлеге башлыгы Александра Стукова.
Рейд барышында заказник территориясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан РФ Административ хокук бозулар Кодексының «Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу» 8.39 статьясы буенча механик транспорт һәм һәм йөзү чаралары белән йөргән һәм туктаган өчен 3 административ беркетмә төзелде. Шоферларга һәм сапбордларда ял итүчеләргә заказникның махсус саклау режимын бозулары аңлатылды.
Исегезгә төшерәбез: «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә йөзү чараларында, шул исәптән көймәләрдә, сапбордларда йөзү, шулай ук дайвинг һәм табигый ресурсларны юк итүгә китерә торган эшчәнлек тыелган. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә. Табигатьне саклау законнарын бозу турындагы мөрәҗәгатьләрне «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында калдырырга мөмкин.