ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан сулыклардан браконьерларның ятьмәләреннән чистарту эше дәвам итә. Рейд чаралары браконьерлыкка каршы көрәшкә генә юнәлдерелми, ә республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итә.
Чистай районының Шешма елгасында берлектәге рейд барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 11 ятьмә һәм 9 кысла тоткыч табылды һәм тартып алынды. Балыклар һәм кыслалар табигый яшәү шартларына җибәрелде.
Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә.