«Чатыр-Тау» заказнигы хезмәткәрләре районның Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә Республика ГХАТ органнары хезмәткәрләре өчен экскурсия оештырдылар. Алар экологик сукмак һәм махсус саклана торган табигый территориянең аеруча кыйммәтле участоклары буенча үттеләр.
Экскурсия барышында заказник башлыгы Илнур Сәрвәров заказникның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының биологик төрлелеге турында сөйләде.
«Тыюлык территориясендә республиканың иң биек ноктасы – Чатыр Тау тавы урнашкан. Аның биеклеге – диңгез дәрәҗәсеннән 321,7 метр югарылыкта. Исеме борынгы төрки телләрнең берсендә «чатыр-тау» дигәнне аңлата. Монда ТР һәм РФ Кызыл китапларына кертелгән илле дала үсемлеге үсә. Моннан тыш заказник территориясендә сөркә-байбакларның иң зур колонияләреннән берсе урнашкан», – дип билгеләп үтте ул.
Экскурсантлар, танып белү сәяхәте аша табигатьнең төрлелеген күрделәр һәм ни өчен биологик төрлелекне сакларга кирәклеген белделәр.