Саплар тыелган: Зәңгәр күлләрдә йөзү чараларын куллану очракларын ачыклау дәвам итә

2023 елның 14 июле, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты табигатьне саклау режимын бозуларны кисәтүгә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына зыян китерүне булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрүне дәвам итә. Чираттагы рейд иртә таңнан «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать заказнигы территориясендә узды.

Әйтик, заказник территориясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан йөзү чараларын (сапбордларны) кулланган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.39 статьясы буенча административ беркетмәләр төзелде. Бу төр хокук бозу сапборд хуҗаларына гына түгел, ял итүчеләргә дә кагыла.

Исегезгә төшерәбез: «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә йөзү чараларында, шул исәптән көймәләрдә, сапбордларда йөрү тыела. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә. Табигатьне саклау законнарын бозу турындагы мөрәҗәгатьләрне «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында калдырырга мөмкин.

Хөрмәтле гражданнар, эшмәкәрләрнең Зәңгәр күлләр буйлап көймәләрдә һәм сапбордларда йөрү тәкъдимнәренә бирешмәгез. Бу заказникның махсус саклау режимын бозу булып тора, моның өчен штраф санкцияләре каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International