ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүгенге көннән республикада ау этләре һәм ау кошлары белән сазлык-болын киекләрен аулау сезоны ачыла. Ул агымдагы елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Ау кагыйдәләре нигезендә, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар исемлеген исәпкә алып, безнең республикада сазлык-болын кыргый киекләренә түбәндәгеләр керә: дупель, чуллык, гаршнеп, корыхтан, тәкәрлек, тулес, улитлар, саз шөлдиләре, шөлди, мородунка, кечкенә кулик, тартар, гади саз тартары. Ау этләренә (подружейные собаки) барлыкка килү турында белешмә яки таныклыгы булган ретриверлар, спаниельләр һәм легавыйлар керә.
Аучыга үзе белән ау билетын, ауга рөхсәт һәм коралының документларын алырга кирәк. Шуны да истә тотарга кирәк: мондый кошларга пулялар һәм картечь, шулай ук, әгәр ул биш миллиметрдан зуррак булса, дробь белән ату тыела.
Ау токымлы эт ау хайваннары артыннан (аучының ау ресурсларын тотуга тиешле рөхсәте булган аучылык җирләреннән читкә) киткән очракта, аучы башка территориядә ау токымлы этне эзләгәндә һәм үзенә чакырганда, патроннарны (снарядларны) чехолланган һәм атып бушандырылган утлы (пневматик) ау коралыннан аерым, яраланган ау хайванны барып алудан кала, ыргытыла торган снарядларны чехоллы уклы ау ыргыту коралыннан аерым тотарга тиеш.
Ау токымлы этләр белән махсус саклана торган табигый территорияләрдә булганда, мондый этләр бәйләүдә булырга тиеш, әгәр мондый аулауны гамәлгә ашыру, шулай ук этләр белән булу махсус саклана торган табигый территориянең тиешле режимы белән рөхсәт ителә икән, алар белән аулау очракларыннан тыш.
Исегезгә төшерәбез: саз көтүчесе, зур улит, травник һәм зур саз шөлдие Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, зур кроншнеп, нечкә томшыклы кроншнеп төп һәм кечкенә саз шөлдие – Россия Федерациясенең Кызыл китабына. Аларга ау тыела.