Займищи бистәсенең сулыклары –аеруча саклана торган табигый территориянең бер өлеше генә түгел, ә татарстанлыларның яраткан урыны да. Матур урманнар һәм су һәрвакыт ял итүчеләрне җәлеп итә.
Ә безнең һәр гамәлебез әйләнә-тирә мохиткә билгеле бер йогынты ясый. Кайвакыт бу эшләр юанычлы гына булып бетми. Шулай ук монда да территориянең күпчелек өлешендә чәчелгән пластик һәм пыяла шешәләр, тартмалар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, тәмәке каплары, пакетлар һәм башка калдыклар ята. Шулай да, чүп-чар күләменнән һәм ачыкланган хокук бозулардан чыгып караганда, махсус сак режимын барысы да үтәми.
Аеруча саклана торган табигый территорияләр режимын бозуга бәйле очракларны ачыклау буенча рейд чаралары барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан көн саен «Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу» РФ Административ хокук бозулар Кодексының 8.39 статьясы буенча автотранспорт чараларының гомуми файдаланудагы юлларыннан тыш йөргән һәм тукталган өчен беркетмәләр төзелә. Моннан тыш, ял итүчеләр белән заказник территориясендә булу кагыйдәләре һәм чикләүләр мәсьәләләре буенча аңлату әңгәмәләре үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез: аеруча саклана торган табигый территорияләр чикләрендә табигатьне саклау режимын бозу тыела. Бу хокук бозу өчен гражданин административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Үз артыңнан чүп-чарны җыештырып китү күп вакыт та таләп итми югыйсә. Һәркемгә, барлык калдыкларны капчыкка җыеп, контейнерга ташлар өчен, кимендә биш минут вакыт җитә.