ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре галимнәр белән берлектә ел саен кыр сезоны вакытында республика районнарында хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләрнең төрлелекләрен ачыклау буенча фәнни-тикшеренү эшләре оештыралар. Нурлат районы территориясендә флора һәм фаунаны өйрәнү буенча яңа ачышлар Идел-Чулман тыюлыгы хироптеологы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының биомониторинг лабораториясе фәнни хезмәткәре тарафыннан үткәрелде.
Татарстан Республикасы Нурлат районы буенча дәүләт комитетының районнар арасындагы бүлеге башлыгы хайваннарны исәпкә алу барышында галимнәр белән берлектә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, элек районда очрамаган кулканатлылар (ярканатлар) отрядының ике вәкилен – су буе төн ярканаты һәм зур урман ярканатын таба алды.
Моннан тыш, ихтиофаунаны исәпкә алу барышында галимнәр Олы Чирмешән елгасында ТР Кызыл китабына кертелгән карплар гаиләсенең сирәк төре – гади быстрянканың яшәве расланган. Аның үрчеме табылган урында яхшы хәлдә, төрле яшьтәгеләре – быел туганнарыннан алып ике яшьлекләргә кадәргеләре билгеләнгән.
Белешмә:
Су буе төн ярканаты – сулык ярларында яшәүче утырма төр, еш кына кеше белән янәшә яши. Сыену урыны итеп агач куышларын, ярыкларын һәм башка куышлыкларын, шулай ук кыя ярыкларын һәм кеше корылмаларын файдалана. Республикада Тәтеш, Кайбыч, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Әлки, Әлмәт, Лениногорск, Алабуга һәм Түбән Кама районнарында барлыгы билгеләнә.
Зур урман ярканаты – күчмә төр, агач биотопларында яши, сирәк һәм катнашкан урманнарны өстен күрә, еш кына кеше белән янәшә яши. Көндез ул агач куышларында һәм башка ышык агачлыкларда, кеше корылмаларында яшеренә. Урман авызында, аллеялар һәм болыннарда иртә караңгыда туклана. Республикада Яшел Үзән, Лаеш, Әлки, Мамадыш, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Чирмешән, Лениногорск һәм Алабуга районнарында яши.