ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында кыргый хайваннар белән юл транспорт һәлакәтләрен булдырмау вариантлары һәм көрән аюны Татарстан Республикасының Кызыл китабыннан чыгару ихтималы турында фикер алыштылар

2023 елның 18 августы, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы булды. Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты.

Татарстанның Кызыл китабыннан көрән аюны чыгару мөмкинлеге турында Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков сөйләде.

«Бүген республика территориясендә 70 аю яши. Аларның санының артуын, урманнарның күплеген һәм гражданнарның тормышына куркыныч янавын исәпкә алып, көрән аюны Татарстан Республикасының Кызыл китабыннан чыгарырга тәкъдим ителә. Кызыл китаптан төшерү нәтиҗәсендә, бездә халыкның тормышына куркыныч янавын булдырмау буенча оператив чаралар күрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк», – дип билгеләп үтте ул.

Утырыш ахырында республика юлларында кыргый хайваннар белән юл-транспорт һәлакәтләрен киметү буенча проблемалар һәм тәкъдимнәр турында Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Мотахаров сөйләде.

 «Автомобиль юллары төзелеше үсеше белән, бигрәк тә югары тизлекле, экологик куркынычсызлык системасын үстерү, шул исәптән хайваннар белән бәрелешләр санын һәм аларның һәлак булу очракларын киметү ихтыяҗы барлыкка килә. Бу юнәлештә проект оешмалары белән уртак эш алып барыла. Проектлау стадиясендә махсус юллар белән саклагыч җайланмалар урнаштыру кирәклеге каралган. Соңгы 5 елда республика юлларында 154 юл билгесе куелган. Ә М-12 трассасын төзегәндә, кыргый хайваннар өчен махсус юл аша чыгу урыннары исәпкә алынган – тоннель тибында – 7 һәм ландшафт күпере рәвешендә 3 аркылы чыгу юлы ясалган», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International