Табигать гүзәллеге: Бөгелмә районы урманында яшь кыр кәҗәсе гаиләсен сурәткә төшергәннәр

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Бөгелмә районы буенча районара бүлеге башлыгы гомуми кулланышта булган аучылык җирләре территориясендә чираттагы рейд вакытында кыр кәҗәләренең яшь гаиләсен күреп ала. 

Алар бик канәгать күренәләр. Бик нәфис сикергәләп, үлән чемченеп йөриләр.

«Кыр кәҗәләре миннән 300 метр ераклыкта яшел чирәм ашап йөриләр иде. Кәҗә бәтие алар янында иде. Хайваннарны телефонга фотога төшерә башлаганда, алар мине сизмәделәр дә. Тыюлык урманында аларны кешеләр дә күрергә мөмкин икәнен һәм аларга бары тик яхшылык кына теләүләрен аңлыйлар сыман», – дип сөйләде Тимур Гыйниятуллин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: күп еллар дәвамында республикада хайваннарның аеруча кыйммәтле төре – кыр кәҗәләренең саны тотрыклыланды һәм артты.

Бүгенге көндә аларның торышы «тотрыклы рәвештә үсә торган». Соңгы исәпкә алулар нәтиҗәсе буенча 15 118 хайван исәпләнә. Иң күбе Зәй (1088 баш) һәм Лениногорск (845 баш) районнарында билгеләнгән.

Кыр кәҗәләре саны артуының төп сәбәпләре – саклау һәм биотехник чаралар комплексы, ит ашаучы кыргый хайваннар санының кимүе, аулап алу лимитларын билгеләүнең «сакчыл режимы» (саныннан чыгып 4,42 процент).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International