ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты дәүләт граждан хезмәтенә конкурслар игълан итә

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенә су биологик ресурслары бүлеге башлыгы вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителә.

Конкурста катнашуга гаризаларны, кирәкле документларны теркәп, 27 сентябрьгә (әлеге числоны да кертеп) кадәр бәйге комиссиясе секретаре кабул итә. Адресы: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 203 каб, тел. 211-73-81, 211-66-94, электрон рәвештә.

Бәйге комиссиясе утырышы (якынча) 12 октябрьдә узачак.

Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International