Татарстан Республикасында «Хокук.рф» Дәүләт электрон сервисы аша түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

«Хокук.рф» хокукый ярдәм порталы түбәндәге мөмкинлекләрне бирә: 

ü телефон аша юристтан консультация һәм иң кирәкле тормыш ситуацияләре буенча актуаль хокукый мәгълүмат алу;

ü язма җавап алу өчен, квалификацияле юристларга язма сорау җибәрү;

ü Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросына көндезге кабул итүгә язылу.

Порталдан теләсә кайсы граждан бушлай юридик ярдәм һәм актуаль хокукый мәгълүмат алу өчен файдалана алачак.

Моның өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:

1. Дәүләт хезмәтләре аша порталда шәхси кабинетта авторизация үтәргә (gosuslugi.ru).

2. «Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү» бүлеген сайларга һәм «Гариза бирергә» төймәсенә басарга.

3. Алга таба, үз ситуациягезгә карап, шәхси мәгълүматны тутырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International