Кызыл китапка кергәннәрне коткару: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре канаты сынган ябалакны коткарды

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Хәбәр шәһәрнең битараф булмаган кешесеннән килә. Ул юл читендә канатлары зыян күргән кошны очратканын хәбәр итә.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кошны тикшерәләр.  Тикшерү вакытында ябалак үзен яхшы хис итә, аның сәламәтлегенә берни дә янамый.

Якын арада кош Яшел Үзән районындагы «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ тернәкләндерү үзәгенә җибәреләчәк, анда ул белгечләр кулында тәрбияләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез: соры ябалак Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Төрле типтагы урманнарда яши. Шәһәр парклары һәм зиратлары территориясендә очрый. Даими рәвештә кешеләр яшәгән тирәлектә оя кора. Соңгы ун елда Әгерҗе, Әлмәт, Алексеевск, Апас, Арча, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарында күзәтелә. Казан, Түбән Кама һәм Лениногорск кебек республиканың эре шәһәрләренә даими очып килүе билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International