ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре урман җәнлекләре-кошлары өчен яңа җимлекләр һәм фатирлар урнаштыралар

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Хайваннар кеше ярдәменә мохтаҗ. Сүз йорт хайваннары турында гына түгел, кыргый хайваннар һәм аларның яшәү урыннары турында да. Бу мәсьәлә салкыннар алдыннан аеруча актуаль була.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре биотехник чаралар үткәрә. Алар яңа тукландыру мәйданчыклары төзиләр һәм искеләрен төзекләндерәләр.

Бүгенгә уртак көч белән пошилар өчен 230 дан артык тозлык, кыр кәҗәләре өчен 153 тозлык, куяннар өчен 653 тозлык, куяннар өчен 706 азык мәйданчыгы, соры кыр тавыклары өчен 301 азык мәйданчыгы һәм коену урыны, үрдәкләр өчен 360 ясалма оя һәм наратлык киек кошлары өчен 162 азык мәйданчыгы һәм коену урыны төзелгән.

Бу эшләр, азык әзерләү белән бергә, кыргый фаунаны саклау буенча мөһим компонент булып тора. Елның салкын чорында гадәти рационга өстәмә тукландыру кертү кирәк була.

Түбәле җимлек-утлыклар, ачыклары белән чагыштырганда, мөһим өстенлеккә ия, чөнки каплаулысы азыкны явым-төшемнән саклый, һәм хайваннарга катмаган ризыкны куллану уңайрак. Берсендә печән төргәкләре урнаштырыла, ә икенчесендә бөртеклеләр өчен савытлар урнаштырылган.

Пошилар һәм куяннар өчен тозлыклар ясыйлар, ә көртлек сыманнар өчен коену урыннары һәм вак ташлыклар әзерлиләр. Кыр кәҗәләре өчен азыкны печән, яфраклы яшь ботаклар һәм тамыразык рәвешендә әзерлиләр.

Барлык яңа тукландыру мәйданчыклары хайваннар күнеккән урыннарда җиһазландырыла. Ел саен биредә печән һәм бөртеклеләр калдыралар, шуңа күрә тояклы хайваннар бу урыннарга инде гадәт буенча киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International