ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика сулыкларын браконьерларның балык тоту ятьмәләреннән һәм башка законсыз кораллардан арындыра

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Республика сулыкларында көн саен ятьмәләрдән, сачкалардан һәм су биологик ресурсларын тота торган  башка ташланган законсыз кораллардан чистарту буенча эш алып барыла. Якшәмбе рейды барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Нурлат районы буенча хезмәткәрләре тарафыннан сулыктан 8 кысла аулагыч һәм 5 ятьмә табылды һәм алынды.

Ташландык ятьмәләр су биоресурсларының яшәү шартларының начарлануына китерә. Сулыкларда су биологик ресурслары  саны кими һәм популяцияләренең физиологик хәле начарлана.

Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International