Көз башлану белән торак пунктларда төлкеләрне очрату очраклары ешрак була. Шәһәрләргә һәм бистәләргә ерткыч җиңел азык табу мөмкин булганлыктан килеп чыга, азыкны исә ул чүплекләрдә, көнкүреш калдыкларын туплау урыннарында таба, шулай ук җиңел табыла торган хайваннар (кошлар, кимерүчеләр) дә җәлеп итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда республикада төлкеләрнең котыру авыруының аерым очраклары теркәлә, бу төр хайван авыруның потенциаль чыганагы булып кала. Хайванның йогышлы авырулы булуын түбәндәге билгеләр буенча аңларга була: үз-үзен тиешенчә тотмау, кеше каршында курыкмавы, тонык күз карашы, теле асылынып төшкән булу, алпан-тилпән йөрүе һәм күп итеп селәгәе агу.
Моннан тыш, төлке белән очрашканда, түбәндәге саклану чараларын күрергә кирәк:
- аның игътибарын җәлеп итмәскә;
- җанвар ягына таба бармаска;
- аның качып китүен көтәргә;
- акрын гына китәргә;
- әлеге хайванның кайда булуы турында шунда ук ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Мөһим! Сәламәт төлке беркайчан да кешегә һөҗүм итми, киресенчә, аннан качарга тырыша. Аларны без үзебез генә котырта алабыз. Тешләгән очракта, яраны антисептик белән эшкәртергә һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.