«Игелекле эшләр эзеннән»: Чистай районы укучылары заказник флорасын һәм фаунасын коткардылар

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

«Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре «Игелекле эшләр эзеннән» дигән квест үткәрделәр. Маҗаралы сәяхәткә 1 нче лицейның өлкән сыйныф укучылары чыкты.

Экологик табышмакларны чишеп, балалар ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән флора һәм фауна вәкилләрен коткардылар.

Чара барышында квестта катнашучылар, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, шулай ук су экомаршруты буенча йөзделәр. Юлда алар аккойрык бөркетне, кыр ябалагын һәм ак төнбоекларны очраттылар.

 «Тотрыклы һәм тату йөздек, темпны сакладык. Бердәм булгач, ишү алай авыр бирелмәде. Хис-кичерешләрне әйтеп бетерерлек түгел. Тирә-якта матур табигать, саф һава», – дип квестта катнашучылар тәэсирләре белән уртаклашалар.

Югары сыйныф укучылары туган як табигате турында белемнәре яхшы икәнен күрсәттеләр. Уен дәвамында зирәк булулары һәм логик фикерли белүләре дә ачыкланды.

Чара ахырында, пакетлар һәм перчаткалар алып, алар яр буендагы территорияне җыештыралар һәм 10 чыршы утырталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International