«Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре «Зөя» аучылык хуҗалыгы территориясендәге Буага 50 кг ак амур, толстолобик һәм ялтыравык карп балыкларын чыгардылар.
Чыгарыр алдыннан балыкны тиешле күләмгә кадәр үстерәләр. Ә ул кыргый мохиттә җиңел яшәп китсен өчен, кирәкле шартлар тудырыла.
Су объектына балык җибәрү әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү нигезендә исәпләнгән күләмнәрдә башкарыла. Яшь балыкларны чыгару аларның популяциясен арттырырга һәм экологик балансны сакларга мөмкинлек бирә.