Хәбәр Биектау районы предприятиесенең битараф булмаган хезмәткәрләреннән килде. Алар кошның оча алмавын хәбәр иттеләр.
Ведомство хезмәткәрләре кошны тикшерделәр. Тикшерү вакытында ябалак үзен яхшы хис итә, аның сәламәтлегенә берни дә янамый.
Якын арада кош Яшел Үзән районындагы «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ тернәкләндерү үзәгенә җибәреләчәк, анда ул белгечләр кулында тәрбияләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез: озын койрыклы соры ябалак Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Республика территориясендә әлеге төр Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарында билгеләнә. Кайвакыт шәһәрләргә дә очып килә. Аларны Яшел Үзәндә һәм Казанда очратырга мөмкин.