Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.
Әйтик, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан «Зөя» һәм «Спас» тыюлыгы территориясендә төнге рейд барышында тыелган тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы граждан тоткарланды.
Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.