Лаеклы ялда булган хезмәттәшләрне хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Халыкара өлкәннәр көне алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы тармагыбыз ветераннарын бәйрәм белән котлады.
Өлкәннәребез игътибарга мохтаҗ. Алар бергәләп эшләгән чорлары хатирәләрен яңартты. Күбесе бүгенге вакыйгалар дулкынында яши, кызыксына һәм хезмәттәшләренә киңәшләрен бирә.