ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Чистай районы хезмәткәрләре интернет-йортның өлкән яшьтәге кешеләрен котладылар

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Көндәлек тормышта без әби-бабайлар белән аралашырга вакытны бик әз бүләбез. Әмма олы яшьтәгеләрне кайгырту һәм аларга игътибар итү турында бер минут та онытырга ярамый.

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр декадасы кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Чистай районы хезмәткәрләре «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар.

Аларга «Чиста болыннар» заказнигында яшәүче ТР Кызыл китабы вәкилләре турында сөйләделәр һәм кызыклы уеннар оештырдылар. Очрашу барышында катнашучылар үзләренең тормыш тарихлары белән уртаклаштылар һәм интернат йорты территориясендә имәннәр аллеясы утырттылар.

Бер кеше дә игътибарсыз калмады. Очрашу ахырында һәркем бер-берсенә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тормыш гаменең сүнмәвен, якын кешеләрнең җылысына һәм мәхәббәтенә төренеп яшәүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International