15 муниципаль районда биологик калдыкларны утильләштерү объектлары закон таләпләренә туры килмәгәнлеге ачыкланды. Муниципаль берәмлекләрдә урнашкан терлекләр каберлекләрендә (биотермик чокырларда) өлешчә коймалар зыян күргән, шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән объектлар территориясенә кешеләр һәм хайваннарның керүе мөмкин.
Закон бозу очраклары ачыклануга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары адресына тәкъдимнәр кертелде, тәкъдимнәрне карау нәтиҗәләре буенча биологик калдыкларны утильләштерү объектлары закон таләпләренә туры китерелде.