ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм полиция хезмәткәрләре Әтнә районы аучылык биләмәләре территориясендә уртак кичке рейд барышында кырда шикле җиңел автомобиль күреп ала, ул, фараларын яндырып, куяннар эзли.
Закон бозучыларны, озак эзәрлекләүдән соң, туктату мөмкин була. Алар Кошар авылының ике гражданы булып чыга. Автомашина салонында тикшерү барышында 12 калибрлы ИЖ-27 ау коралы, патронлы сумка һәм үр куяны табыла.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.