Татарстанда III Регионара Россия һәм Үзбәкстан арасында хезмәттәшлек форумы уза

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Чара ике ил башлыгы — Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиеев очрашуы алдыннан оештырылды. Чараны Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы һәм Үзбәкстан Республикасы Инвестицияләр, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештыра.

Форум Россия һәм Үзбәкстан төбәкләре, эшлекле даирәләр һәм оешмалар арасында практик хезмәттәшлекне киңәйтү өчен үткәрелә һәм икътисад өлкәсендә иң масштаблы ике яклы иҗтимагый чараларның берсе булып тора.

Форумда Үзбәкстан Республикасы делегациясе белән берлектә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнаша, алар арасында Сырдарья өлкәсе җитәкчеләре дә бар. Чара кысаларында кунаклар «Казан» агросәнәгать паркында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International