Табигатьне бергәләп саклыйк: 6 октябрь – Бөтендөнья яшәү тирәлеген саклау көне

2023 елның 6 октябре, җомга

Кешенең еллар дәвамындагы эшчәнлеге әйләнә-тирә мохиткә тәэсир итә. Без көн дә урман кисүне, шәһәрләр һәм заводлар төзүне күзәтәбез.  Кешенең табигатькә мондый контрольсез катнашы күп кенә хайван һәм үсемлек төрләренең бөтенләй юкка чыгуына китерә.

Ә кешелекнең игътибарын Җир планетасы фаунасының яшәү тирәлеген саклау проблемасына җәлеп итү өчен, Бөтендөнья яшәү тирәлеген саклау көне булдырылган. Ул безнең табигатьнең бер өлеше генә икәнебезне һәм нәкъ менә аңа бурычлы булуыбызны искә төшкрә.

Бүгенге көндә күп кенә үсемлек һәм хайван төрләре юкка чыгу алдында тора. Мәсәлән, Татарстан Республикасының Кызыл китабында 631 сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайван, үсемлек һәм гөмбә төре бар. Алар арасында 226 хайван, 318 үсемлек һәм 87 гөмбә бар.

Аларны ел әйләнәсе мониторинглау алып барыла. Ул теркәү һәм очрашулар карточкасына кертү формасында үткәрелә. Теләсә кайсы граждан, сайттагыкартаны тутырып, мондый мониторингта катнаша ала.

Бөтендөнья яшәү тирәлеген саклау көнендә без барыбызны да планетабызның табигый байлыкларына сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәт кирәклеге турында тагын бер кат уйланырга чакырабыз. Кешелек – табигатьнең бер өлеше, һәм табигатькә карата юкка чыгару гамәлләре кылып, без иң беренче чиратта үзебезне һәлак итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International