ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы тарафыннан «җитештерү процессларын гамәлгә ашырганда, шулай ук транспорт магистральләрен, торба үткәргечләрен, элемтә һәм электр линияләрен эксплуатацияләгәндә хайваннар дөньясы объектларының һәлак булуына юл куймау таләпләренә үзгәреш кертү турында» Россия Хөкүмәте карары проекты эшләнгән.
Документ җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган. Әзерләнгән үзгәрешләр экодуклар төзелешен региональ дәрәҗәдә килештерүсез эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
Экодуклар – хайваннар өчен куркынычсыз күперләр яки тоннельләр, алар буенча кыргый хайваннар, табигый яшәү шартларыннан чыкмыйча, юлны яки тиз йөрешле трассаны кисеп үтә ала. Алар, хайваннар җиңел генә таба алсын өчен, күчеш юлларында, хайваннар сукмаклары киселешләрендә урнашкан.
Мәсәлән, Владимир Путин кушуы буенча төзелә торган М–12 трассасында республикада кыргый хайваннар өчен махсус кичүләр – тоннель тибындагы 7 кичү һәм ландшафт күпере рәвешендә 3 кичү исәпкә алынган. Мондый юл инфраструктурасы үсеше юлда кешеләрнең һәм кыргый хайваннарның очрашу куркынычын киметә.