«Безнең подъездга ябалак очып кергән»: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре соры ябалакны коткарды

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге җитәкчесе канаты җәрәхәтләнгән соры ябалакны коткарды. Бу хәл турында аңа битараф булмаган кешеләр хәбәр итә. Алар кошның бер торак йортның подъездында утыруын сөйләделәр.

Белгечләр тикшергән вакытта кош табигый булмаган яшәү урынына эләккәнлектән куркып калган һәм стресс кичергән була. Кош тышкы яктан зарарланмаган.Мөстәкыйль рәвештә ул табигый тирәлеккә кайта алмаган. Кошны ветеринария дәваханәсенә җибәрәләр, анда аны белгечләр караячак.

Исегезгә төшерәбез: соры ябалак Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Төрле типтагы урманнарда яши. Шәһәр парклары һәм зиратлары территориясендә очрый. Даими рәвештә кешеләр яшәгән тирәлектә оя кора. Соңгы ун елда Әгерҗе, Әлмәт, Алексеевск, Апас, Арча, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарында күзәтелә. Казан, Түбән Кама һәм Лениногорск кебек республиканың эре шәһәрләренә даими очып килүе билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International