Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисенең Тыюлык эшчәнлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

2023 елның 14 октябре, шимбә

Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезне һөнәри бәйрәмебез – Тыюлык эшчәнлеге хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бүген республиканың табигый-тыюлык фонды системасында заказник администрацияләренең 66 хезмәткәре эшли, алар көн саен Татарстанның табигый мирасын саклауга өлеш кертәләр.

Сезнең җаваплы һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә республикада табигый ландшафтлар һәм хайваннар һәм үсемлекләрнең сирәк очрый торган төрләре үз гүзәллекләрен саклый, экотуризм үсеш ала, республикабыз гражданнарының экологик культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән кызыклы проектлар тормышка ашырыла!

Бәйрәм көнендә Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, гармония, һөнәри уңышлар һәм шәхси тормышыгызда бәхет телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International