ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2023 елгы жирәбә нәтиҗәләре нигезендә дүртенче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирүне тәмамлады. Тапшыру нәтиҗәләре буенча билгеләнгән срокта рөхсәт алмаган резервтагылар бар.
Шуңа бәйле рәвештә, аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу хокукы бишенче чираттагы резервтагыларга күчте. Күрсәтелгән затларга 31 октябрьгә кадәр вакыт эчендә, аучылык ресурсларын тотуга рөхсәт алу өчен, Дәүләт комитетына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Рөхсәт алу хокукы күчкән бишенче чираттагы резервтагыларның исемлекләре белән сылтама аша танышырга мөмкин.
Рөхсәтләр алу өчен түбәндәге документлар кирәк:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- аучылык билеты (төп нөсхә);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (төп нөсхә);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым җыемын түләү турында квитанция (төп нөсхә).
Бурсыкка җыем ставкасы – 60 сум.
Түләү турында гариза һәм квитанцияләрне сылтама аша йөкләтеп алырга мөмкин.