ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыклары администрацияләренең киңәшмәсен уздырды. Чарада ведомство вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында агымдагы елның 3 кварталына йомгак ясалды, анда экологик агарту һәм күзәтчелек чаралары, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл китабын алып бару буенча дирекцияләр эше турында фикер алыштылар. И.А. Щеповских исемендәге «Дала» тыюлыгы иң яхшысы дип танылды.
Чара тыюлык администрацияләрен бүләкләү белән тәмамланды.