Татарстан укучыларын «Яшел патруль» турнирында катнашырга чакыралар

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, Чистай районында «Яшел патруль» экологик турниры узачак.

Чара табигатьне танып белү кызыксынуын һәм аларны тормышта куллану осталыгын формалаштыру максатларында уза.

Уенда 9 – 12 яшьлек мәктәп командалары катнаша ала. Эко турнирда катнашу өчен гаризалар 27 октябрьгә кадәр 89274031252 телефоны аша кабул ителә. Анда капитанның һәм команданың барлык катнашучыларының фамилиясен, исемен, атасының исемен, белем бирү учреждениесенең исемен һәм сыйныфын күрсәтергә кирәк.

Ярышлар барышында катнашучылар сорауларга җавап бирәчәк, ә жюри, аларның белемнәрен, эрудициясен һәм иҗади алымнарын бәяләп, иң яхшы команданы сайлаячак. Барлык катнашучылар да бүләкләр алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International