Кышкы меню: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кыргый хайваннар өчен миллек, печән һәм ашлык әзерләделәр

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Ашлык, тоз, азык катнашмалары – болар республика урманнарында кыргый хайваннар өчен яңадан барлыкка килгән «ашханәләрдәге» азык. Мондый тукландыру аларга салкынны кичерергә ярдәм итә. Наратлыкларда, имәнлекләрдә һәм каенлыкларда көзге-кышкы чорда ярдәмгә мохтаҗ күп санлы хайваннар яши.

Кышкы менюны эшләүдә һәм җимлек-утлыкларны төзекләндерүдә 400 дән артык кеше катнашты. Алар арасында җәмәгатьчеләр, оешма хезмәткәрләре, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары һәм студентлары бар.

Республика территориясендә акция барышында 172 тозлык, 40 җимлек һәм 7 ташлык төзелде. Җимлекләргә 21 тонна ашлык, 8 тонна печән, 1,6 тонна тоз, 450 кг яшелчә, 251 кг көнбагыш орлыгы һәм 104 миллек салынды.

Бу чаралар комплексы хайваннарга начар һава шартларын кичерергә ярдәм итә, төрле авыруларга каршы торучанлыкны һәм хайваннар санының үсүен арттыра. Кыш дәвамында тозлыклар яңартылачак, өстәмә рәвештә тоз салыначак һәм, наратлыклардагы кыргый киекләр өчен ташлыклар чистартылачак. Хайваннар үзләре өчен куркынычсыз булган территорияләрдә салкынны тыныч кына кичерә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International