ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика сулыкларында браконьерлык фактларын кисәтү буенча көндәлек рейдларны дәвам итәләр.
Әйтик, «Зөя» һәм «Идел киңлекләре» тыюлыклары хезмәткәрләренең уртак рейды барышында Югары Ослан районының Тыныч Плес торак пунктыннан 1 км көнбатыштарак Зөя елгасында көймә белән су биологик ресурсларын тоткан граждан тоткарлана.
Урынга РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Линия идарәсе хезмәткәрләре чакырыла. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.