«Яшел патруль»: Чистай укучылары «табигатьне яхшы белүчеләр» исеме өчен ярыштылар

2023 елның 3 ноябре, җомга

Чистай районында «Яшел патруль» беренче экологик турниры узды. Чараны «Камалия» ял-үсеш үзәге базасында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре оештырды.

Турнирда 6 шәһәр мәктәп командасы катнаша. Аларның белемнәрен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, район Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте вәкилләре бәяләде.

Интеллектуаль турнир – әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган үсеп килүче буын арасындагы чын ярыш ул. Уен ярдәмендә катнашучылар хайваннар турында кызыклы фактлар, кешенең әйләнә-тирә мохит белән бәйләнеше һәм роле белән таныштылар.

Команда ярышлары барышында укучылар үзләрен табигатьне бик яхшы белүчеләр итеп күрсәттеләр. Алар экологик викторина сорауларына рәхәтләнеп һәм дәртләнеп җавап бирделәр, табигатьне саклау билгеләрен, урман табышмакларын һәм әкиятләрне искә төшерделәр.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International