ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Идел елгасында су биологик ресурсларын законсыз тоту факты ачыкланды

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика сулыкларында браконьерлык фактларын кисәтү буенча көндәлек рейдларны дәвам итәләр.

Әйтик, Студенец бистәсе каршында Идел елгасында рейд барышында «Идел киңлекләре» заказнигы хезмәткәрләре тарафыннан тыелган ысул белән су биологик ресурсларын тоткан граждан тоткарланган. Балык һәм ятьмәләре тартып алынган.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International