ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Бөгелмә районы буенча районара бүлеге башлыгы ике яшьлек кыр кәҗә тәкәсен коткара.
Булган хәл турында аңа участок буенча вәкаләтле вәкил хәбәр итә. Ул шәһәрдән чыгу юлында кыр кәҗәсе ятканын, аның юл аша үткәндә машина астына эләккәнен сөйли.
Аны ветеринария табибы караган, хайван җитди җәрәхәтләр алмаган. Тикшерү вакытында кыр кәҗәсе үзен яхшы хис итә, ләкин бик нык курыккан була. Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Хайван район урманнарының берсенә җибәрелгән.