Кышкы йокы: Татарстанда бурсыклар йокыга талган

2023 елның 10 ноябре, җомга

Татарстан бурсыклары озын кышкы йокыга талган. Моңа Әлки районында игътибар иткәннәр.

Кышкы йокыга әзерләнгәндә алар тазаралар, үзләренә ятарга урын әзерлиләр, өннәрен чистарталар, оя камерасын яңартып түшиләр һәм керү тишекләрен туфрак һәм яфраклар белән тутыралар. Бурсыкларның йокысы тирән түгел. Алар, йокыларын өзеп, кар эрегән вакытта өннәреннән чыгарга мөмкин.

Бурсыклар сусарсыманнар гаиләсенең бердәнбер вәкиле булып тора. Узган ел үткәрелгән исәп-хисап нәтиҗәләре буенча, бурсыкларның саны 3206 баш тәшкил иткән. Алар бер үк урында күп еллар буена гаиләләр булып яшиләр, үз торакларын нәселләренә «мирас» итеп калдыралар. Яшәгән урыннынан ерак түгел хайван, чокыр казып һәм җентекләп җыештырып, үзенчәлекле бәдрәф төзи.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International